2016 нчы елнын 14 нче декабрендә Мамадыш ГХАТ бүлегендә шәһәрнең 1 нче номерлы мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары кунакта булдылар.

2016 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

         2016 нчы елнын 14 нче декабрендә Мамадыш ГХАТ бүлегендә шәһәрнең 1 нче номерлы мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары кунакта булдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина укучыларга  документлар белән эшләү тәртибен аңлатты.

      Укучыларда архив бүлегендәге  латин һәм иске татар телендә язылган акт кәгазьләре    зур кызыксыну уятты. Фәния Салихҗановна документлар югалган очракта нишләргә кирәген аңлатты. ГХАТ бүлегендә ясалган альбомнарны да укучылар кызыксынып карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International