Мамадыш "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы һәм педагогы Вероника Евдокимова һәм Анна Трескина 10 мөмкинлекләре чикле бала белән дәрес үткәрде.
Оештыручылар балаларны кызыклы күнегүләр белән таныштырды, шулай ук Яңа ел тарихы турында әңгәмә үткәрелде. Аннан соң, күмәк көч белән киләсе Яңа елга открыткалар ясалды.