Электрчылар Кызыл тау авыл җирлегенең Икенче ферма бистәсендә урамнарны яктырту өчен бишенче линия эшләүне төгәлләделәр. Барысы 1 километр 900 метр озынлыкта кабель сузылган, өстәмә рәвештә 18 яктырткыч урнаштырылган. Моңарчы алар унау гына булган. Барлык электр энергиясе хисап щиты аша уза, лампочкаларны вакыт релесе кабыза. Яктырткычлар – энергия саклаучы.