Дүшәмбе көнне район башкарма комитетының утырышлар залында “БЕРДӘМ РОССИЯ“ Бөтенроссия сәяси партиясенең Мамадыш җирле бүлекчәсенең 26нчы конференциясе узды.
Аның эшендә “БЕРДӘМ РОССИЯ“ Бөтенроссия сәяси пар тиясенең Мамадыш җирле бүлекчәсе секретаре, муниципаль район башлыгы – район Советы рәисе Анатолий Иванов, партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Гиниатуллина, район муниципаль Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары, муниципаль районның һәм Мамадыш шәһәренең вәкаләтле органнары депутатлары, оешма-предприятиеләр, учреждениеләр, җәмәгать оешмалары җитәкчеләре, “БЕРДӘМ РОССИЯ“ партиясе әгъзалары катнашты. Көн тәртибендә тугыз мәсьәлә тикшерелде. Шәһәрдәге 3нче санлы урта мәктәп директоры Фәнис Мөхәммәтҗановның альтернатив кандидатурасы буенча “БЕРДӘМ РОССИЯ“ Бөтенроссия сәяси партиясенең Мамадыш җирле бүлекчәсе секретаре итеп яңадан муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов сайланды. Аңа “БЕРДӘМ РОССИЯ“ Бөтенроссия сәяси партиясенең ТРО Политсоветы секретаре Фәрид Мөхәммәтшинның Мактау грамотасы тапшырылды. Партиянең яңа әгъзалары да билетларга ия булдылар.