Америка Кушма Штатлары гражданины бу көннәрдә тарихи ватанында булып китте. Калифорния штатының Лос- Анджелес шәһәрендә яшәүче Фарук Гыйззәтуллин район туган якны өйрәнү музеенда булды. Үзенең матурлыгы, бөеклеге белән билгеле булган әлеге шәһәрне без беләбез. Аны “Америка хыялы“ дип тә йөртәләр.
Кайчандыр, үзенең хыялын тормышка ашыру өчен, 19 яшьлек Фарук та килә бирегә. Башта аның гаиләсе Кытайда яшәгән, әтисе Фәйзерахман хатирәләре буенча, кунак аның баба- сы Гыйззәтулла тумышы белән Мамадыштан булуы турында сөйләде. Әтисе вафатыннан соң өлкән апасы Америкага китә. Анда төпләнгәч, энесен чакыра. АКШка килгәннән соң Фарук иң эреләрдән саналган Pan American Worid Airways авиакомпаниясендә йөкче булып эшли. Еллар узгач, аның үз компаниясе барлы- Яшәеш Паспорты – АКШныкы, ә күңеле белән мамадышлы кка килә. Шулай итеп аның да “Америка хыялы“, зур тырышлык, үҗәтлек белән, тормышка аша. Тормыш иптәше Тресси (милләте буенча – ирландлы) белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр: өч кыз – Лорен, Меган, Феллон һәм уллары – Шон. Чыннан да аларның гаиләләре интернациональ. Лорен Кытай кешесенә кияүгә чыккан, Шон американка белән яши. Шунысы игътибарга лаек: Меган татар мәдәниятенә тартыла. Әбисе истәлегенә икенче исемне – Гакилә – йөртә. Лос-Анджелеста Гыйззәтуллиннар гаиләсендә күп нәрсә татарчага көйләнгән: милли кухня сакланган, барлык балалары да татар телен беләләр. Оныклары да бу телне өйрәнәләр. Аңарда татар халык җырлары язылган дисклар шактыйга җыелган. Кунак бигрәк тә Илһам Шакировны яратып тыңлый. Татарча кириллицаны белми, чөнки яшьтән үк гарәпчә укырга һәм язарга өйрәнгән. Тынычлык гражданины сыйфатында Фарук, инглиз һәм татар телләреннән тыш, тагын кытайча, японча һәм французча иркен аралаша. Лос-Анджелеста татар диаспорасы шактый зур. Гаилә аның мәдәни тормышында актив катнаша. Фарук Гыйззәтуллинның Татарстанга икенче мәртәбә килүе икән. Тәүге тапкыр узган елның октябрендә Казанда яшәүче дуслары – Резеда Кыямовна һәм аның улы Фаил Хәсәновларга килгән булган. Казанлылар аны Мамадышка да озата килгәннәр иде. Башкалабыз милләттәшебезне заманча йөзе, уңайлылыгы һәм матурлыгы белән әсир иткән. Бирегә килү җиңел булмаган, чөнки аның өлкән апасының Казаннан алган хис-кичерешләре күңелен- дә озак сакланган. Туганы башкалабызга моннан 22 ел элек килгән булган. Ул чор- лардагы хәлләрне барыбыз да хәтерли. Хәзер кунагыбыз Татарстан башкаласына ихлас күңелдән соклануын яшерми. Хәер, Мамадышны да ошатты ул. Музейда экскурсия барышында барлык экспонатларны да зур кызыксыну белән карап чыкты. Кайберләрен истәлеккә фотога төшерде, күп кенә сораулар бирде, төпченде, исендә калдырды… Ә инде киткәндә, музейга килгәннәрнең теләк-фикерләре өчен китапта үзенең фикерләрен язып калдырды. Инглизчәдән тәрҗемә итсәң, ул болай яңгырый: “1886нчы елда бабам туган шәһәрдә булу бәхетенә ирештем.“ Мамадышта ишелеп яуган кар да аның исендә калыр: ул аны таулардагы курортларда гына күрә ич, ә Лос-Ан- джелеста ел әйләнәсе җәй. Киләсе елга ул безгә июль аенда кызы Меган белән киләчәк. Вәгъдә бирде! Без дә мамадышлылар исеменнән аларны көтеп калачагыбызга сүз бирдек.