“Уйныйбыз да, җырлыйбыз да

2016 елның 6 декабре, сишәмбе

Районның үзәк китапханәсендә үзенчәлекле чара оештырдылар. Күңел ачу һәм уен форматында әзерләнгән программа “Уйныйбыз да, җырлыйбыз да“ дип атала. Бәйрәмгә “Ак калфак“ ансамбле вәкилләре, инвалидлар җәмгыяте активистлары һәм матур әдәбият яратучылар чакырылган иде.

Программа берничә турдан әзерләнгән: “Җырны бел“, “Җырлы кроссворд“, “Караоке“, “Әдәби тур“ әнә шундыйлардан. Уенда 2 команда катнаша. “Чәчкә“ һәм “Дуслык“. Һәр команда составында өчәр кеше. Ике команда да яхшы күрсәткечләргә ирештеләр. Алар барлык биремнәрне дә уңышлы узды. Аеруча җыр конкурсын якын иттеләр.

Командалар чыгышын жюри вәкилләре бәяләп барды. Нәтиҗәдә, уенчылар бер үк сандагы баллар туплау бәрабәренә дуслык җиңде.

Тамашачылар һәр чыгышны көчле алкышларга күмде. Алар шулай ук шигырьләр дә сөйләде, җырлар да башкардылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International