Мамадышта тагын бер фабрика эшли башлады. “Вятка плюс“ җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә хатын-кызлар күлмәкләре, кышкы курткалар, балалар өчен кышкы комбинизоннар тегәчәкләр. Киләчәктә анда спорт һәм чаңгы курткалары, хатын-кызлар өчен көндәлек кирәкле күлмәкләр, су коену костюмнары да тегә башлаячаклар.