Мамадыш муниципаль районының мәдәният бүлегендә 25 нче ноябрь көнне әниләр көненә багышланган чара узды.

2016 елның 29 ноябре, сишәмбе

Мамадыш муниципаль районының мәдәният бүлегендә 25 нче ноябрь көнне әниләр көненә багышланган чара узды. Бәйрәмгә  ирләре үлү сәбәпле, үзләре генә  күп бала тәрбияләгән аналар, ана капиталы сертификатына ия булучылар һәм башкалар чакырылган иде.

 Мамадыш районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Энгель улы залда утыручы әниләрне бәйрәм белән котлады һәм аларга саулык-сәламәтлек , озын гомер теләде.

 14 кеше  ана капиталы сертификатына ия булдылар. 2500 нче сертификатка  лаек булган Юнысовлар гаиләсенә бүләк тә тапшырылды.

 Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International