Кабак бәйрәме ике өлештән торды: беренче өлештә фоега кабактан күргәзмә оештырылган иде - төрле әкияти образлар, иң олы кабакка конкурс; икенче өлеш сәхнәдә барды авылның уңган киленнәре арасында бәйге. Без бу кичәдән бик күп кабакка бәйле мәгълүмәт алдык. Әйтик кабактан тәмле бик күп төрле ризык әзерләп була икән, хәттә киптереп чәйдә. Аның составында кеше организмы өчен бик күп икән файдалы элементлары. Халыккада ошады бу бәйрәм ,дәвамлы булсын дип таралыштылар.