Бүген, 2нче ноябрь 17:30 сәгатьтә “Мамадыш ТВ“ телеканалын карарга тәкъдим итәбез. Кунагыбыз- биюче, җырчы, хореограф Роза Павловна Галкина. Ул шулай ук шигырьләр дә яза, аның сүзләренә иҗат ителгән берничә җыр да бар. “Урагай“ керәшен фольклор ансамбле солисты һәм бию куючысы да әле Роза Галкина.
Тамашачыларга күзикмәк пешерергә өйрәтәчәк.