“Мамадыш ТВ“да “Бүген кич белән“ тапшыруы башлана.

2016 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Бүгеннән “Мамадыш ТВ“ телеканалы эфирында “Бүген кич белән“ тапшыруы күрсәтелә башлый. Ул пәнҗешәмбе көнне эфирга чыгучы “Иртәнге нур“ тапшыруына алмашка килә. Мондый үзгәреш күпсанлы тамашачылар соравы буенча ясала. Редакциябезгә: “Иртәнге нур“ тапшыруын карый алмыйбыз. Эштә чак була. Кич белән күрсәтеп булмыймы аны?“- дигән эчтәлектәге мөрәҗәгатьләр бик еш килә башлады. Шуңа да, “Иртәнге нур“ның вакыты һәм көне үзгәрде.
“Бүген кич белән“ тапшыруы һәр дүшәмбе 17:30-18:30 сәгатьләрдә туры эфирда барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International