Шәһәр базарында кылынган караклык гамәлләре хакында инде күп сөйләнде. Хәтерләсәгез, 14нче август көнне, базарга законсыз үтеп керү очрагы теркәлде. Соңрак әлеге җинаятьнең балигълык яшенә җитмәгән, җирле коррекцияләү интернат-торак мәктәбенең шәкерте тарафыннан кылынуы ачыкланды. Тышкы видеокүзәтү җайланмалары аша күренгәнчә, 14нче август көнне, 01:20 белән 03:13 сәгать аралыгында, билгесез зат Тукай урамында урнашкан базар территориясенә үтеп керә һәм берничә сәүдә ноктасына һөҗүм ясап аларга матди зыян сала. Яшүсмер сүзләренчә, 14нче август кичендә ул, Нократ Яр буенда, спиртлы эчемлекләр компаниясендә, дуслары белән ял итә. “Өемә кайта торган юл шәһәр базары аша уза. Өйгә буш кул белән кайтып керәсем килмәде. Базар ишекләрен тартып карадым, билгеле, алар бикле иде. Әмма зур форточкага күзем төште. Аның аша эчкә үтеп кердем“,-ди гаепләнелүче. Урланган сумкага ул ипләп кенә төреп куртка, пәлтә сала, дисклар, сәгать, брелоклар һәм башка вак-төякне дә эләктерә. Төп зыян шомлы 13нче сан астындагы сәүдә ноктасы хуҗасы Рафаэль Ахтареевка салына. Биш ел эчендә бу инде икенче һөҗүм,ди эшмәкәр. Керүен форточкадан керсә, чыгуы инде ишектән була. Ишекне карак эчке яктан ансат кына ача һәм кача. Әмма аның эзенә бик тиз төшәләр.”Моңа кадәр яшүсмернең безнең игътибарга эләккәне юк иде. Бары тик коррекцияләү-торак мәктәбендә исәптә торды. Яшүсмернең туганнары сәүдә нокталары хуҗаларына мадди зыянны тулысынча компенсацияләделәр. Спиртлы эчемлекләр йогынтысында кылынган җинаять өчен ул нык үкенә”,- ди тикшерү төркеме начальнигы Анжелика Васильева. Җинаять эше судка юлланган. РФ ҖКның 158нче матдәсенең,2нче бүлеге буенча аңа 5 елга кадәр тулысы белән, яисә шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.