«Бизнес-десант»

2016 елның 22 ноябре, сишәмбе

2016 елның маенда Google (Россия) компаниясе һәс Саклык банкы, ТР Икътисад министрлыгы белән берлектә, Россиядә “Бизнес-класс“ укыту проектын эшләтеп җибәрделәр. Ул, бөтен теләүчеләргә, тест узганнан соң, шәхси бизнесыңны булдыру һәм үстерү буенча бушлай он- лайн-курс узарга мөмкинлек бирә. Алты айлык программа берничә онлайн-модуль буенча укытуны үз эченә ала. Ул бизнесны уңышлы башлау яки үстерү буенча төрле юнәлешләрне ача. Бизнес-модельләрне эшләү һәм бәяләү, персонал белән идәрә итү, бухгалтерия һәм икътисад, сорауны өйрәнү һәм сату базары, җитештерү һәм тагын башка күп кенә өлкәләргә кагыла. –Мамадышлыларга белем алу өчен уникаль мөмкинлек тәкъдим ителгән, – ди район башкарма ко- митетының территориаль үсеш бүлеге баш белгече Алмаз Гарифуллин. – Һәм эзләнүчән яшьләребез аннан файдаландылар. Кемнәр икәнен атый алмыйм, исемлеге бездә юк. ТР Икътисад министрлыгы мәгълүматларыннан күпме кеше укыганын гына күрә алабыз, Аларның саны айдан-айга үсә генә бара. Бүгенге көнгә планның үтәлеше 333 процент тәшкил итә. Без Татарстанның барлык районнарыннан һәм Казаннан да алдарак. Киләчәктә пилот проектның йомгаклары ясалачак. Әмма бүген үк инде әлеге уку кемгәдер реаль бизнеста эшләүнең старт мәйданчыгы, кемгәдер чираттагы баскыч икәне аңлашыла. Алмаз Гарифуллин үзе дә әлеге онлайн-укуда катнаша икән. Ул соңгы айларда белемнәре дәрәҗәсенең тагын да үсүе, үзенең бизнес-идеяләрен тормышка ашыруда яңа юнәлешләр барлыкка килүе турында сөйли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International