Мамадыш шәһәренең 1 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары агымдагы елның 21 нче ноябрь көнендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә кунакта булып киттеләр.
Мамадыш ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина яшүсмерләргә күп кенә кызыклы мәгълүмат җиткерде.Укучыларда архив китаплары тере кызыксыну уятты. Йөз еллык архив китапларын , яңа теркәү таныклыкларын карарга зур мөмкинлек чыкты. Альбомнарда үзләренең танышларын күреп шатландылар .