Авыл халкының яшәү шартларын яхшырту, территорияләрен төзекләндерү өчен үзара салым программасы буенча Мамадыш районына 39 млн сум акча күчерелде.

2016 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Авыл халкының яшәү шартларын яхшырту, территорияләрен төзекләндерү өчен үзара салым программасы буенча Мамадыш районына  39 млн сум акча күчерелде. Әлеге суммага юллар салынды, су үткәү системасы ремонтланды, чишмәләр, зиратлар төзекләндерелде. Узган якшәмбедә районның барлык авыл җирлекләрендә үзара салым җыю буенча чираттагы референдум оештырылды. Мамадыш районында җирле үзара салым программасын кабул итү буенча референдум  өченче тапкыр оештырыла. Район территориясенд барлыгы 53 сайлау участогы эшләде. Тавыш бирүдә 29 авыл җирлеге катнашты. Район үзәгендә исә бу көнне 58% кеше тавыш бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International