Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Ул безне тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, безнең беренче елмаюны, беренче әйткән сүзләребезне ишетеп сөенгән,тәпи атлап китүебезне күреп шатланган.Ул безне туган телебезне яратырга өйрәткән. Алар – безнең дөньябызның яме, шатлыгы. Шушы олуг бәйрәм уңаеннан “Әниләр көне”нә багышланган традицион чара булып узачак.
Әниләрне ишектән керешкә үк Район балалар Думасы активистлары, кулдан ясаган чәчәкләр тапшырып, каршы алачак дип планлаштырыла.Иҗат төркемнәрендә шөгыльләнүче укучылар, районыбыз талантлары белән берлектә, эчтәлекле концерт номерлары әзерлиләр, әниләргә бәйрәмгә зур бүләк ясыячаклар. Бәйрәм башлана 14 сәг. 25 ноябрь көнне.