“Олимп“ боз сарае ике көнгә фигуралы шуу буенча көрәш мәйданчыгына әверелде. Биредә тимераякта фигуралы шуучылар ачык беренчелектә сыналды. Татарстанның уннан артык шәһәреннән һәм күрше Башкортостаннан килгән фигуралы шуучылар катнашты биредә. Безнең район данын 20 дән артык яшь спорт сөюче яклады. Шуларның алтысы хөрмәтләү пьедесталына күтәрелделәр. Призерлар һәм җиңүчеләр турнирда медальләр, дипломнарга һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар.