Шушы көннәрдә үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Илфат Имамиев хөрәмәтенә Татарстан чемпионаты оештырылды.

2016 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Шушы көннәрдә үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Илфат Имамиев хөрәмәтенә Татарстан чемпионаты оештырылды. Аны, гадәттгечә, Түбән Ушмадагы “Дуслык“ спорт комплексы кабул итте.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Спорт көрәше федерациясе, Мамадыш муниципаь район Советы һәм башкарма комитеты тарафыннан уздырылган бәйгеләргә җөмһүриятебез башкаласы Казаннан, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Зәй, Алабуга, Тәтеш шәһәрләреннән һәм үзебезнең Мамадыштан 17 яшьтән өлкәнрәк ир-егетләр, хатын-кызлар җыелган иде. Келәмнәрдә көне буе кискен көрәш барды. Чөнки чемпионатка республикабызның төрле дәрәҗәге турнирларда уңышлы чыгыш ясаган көрәшчеләре җыелган иде. Ярышларда катнашкан 97 “ирекле“ арсыннан безнең унбер көрәшчебез  пьедесталга күтәрелделәр. Кыганычка каршы, бер спортның әлеге төрендә үз авырлыгында шактый уңышларга ирешкән Максим Горохов, тән җәрәхәте алу сәбәпле, көрәшне туктатырга мәҗбүр булды. Шулай булуга карамастан, ике көрәшчебез чемпион исемен яуладылар. Энҗе Йосыпова 60 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгында хатын-кызлар арасында җиңүче булса, Данис Шәкүровка 55 килограммга кадәрге авырлык категориясендәге ир-егетләр арасында тиңнәр булмады. Алинә Мөхәммәтханова (75 кг) икенче урынны яуласа, Влада Бабушкина (53 кг), Резеда Хәйруллина (58), Екатерина Ачаева (63 кг), Елена Андреева белән Диләрә Галимуллина (икесе дә 69 кг.га кадәрге авырлыкта) пьедесталның өченче баскычына күтәрелделәр. Александр Кузнецов – 57, Дмитрий Ермолаев 74 килограмгга кадәрге үлчәү авырлыгында финалда гына оттырып, икенче урынны яуладылар. Тагын бер “иреклебез“ Булат Низамиев 61 килограммга кадәргеләр арасында өченче булды.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International