Кыш бабайның туган көне.

2016 елның 18 ноябре, җомга

  Яңа елга озак дип уйласагыз- бик ялгышасыз. Бүген Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә яңа язылышучыларны котларга Кыш бабай үзе килгән иде.

 Исегезгә төшерәбез : 18 нче ноябрь – Кыш бабайның үзенең дә туган көне.

 Яшьләрне котлап , кунак матур тормыш теләде. Тик бүләген бирергә ашыкмады. –Һәр пар нинди дә булса сынау үтте: я шигырь сөйләде,, я табышмак чиште.

 Кыш бабай үзе дә бүләксез китмәде. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина  изге теләкләрен җиткерде, шундый тыгыз эш графигында яшьләрне котларга вакыт тапкан өчен рәхмәт әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International