“Безнең заман” яшьләр

2016 елның 15 ноябре, сишәмбе

Гади тормышта җиң сызганып эшләгән яшьләр 13 ноябрь көнне "Пирамида"ны гөрләтте: биредә фестивальнең гала-концерты узды. 2013 елда башланып киткән фестиваль бүген үз аякларында нык басып тора. Чараның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелүе дә күп нәрсә турында сөйли.Эшче һәм инженер профессияләрен популярлаштыру, республиканың оешма-предприятиеләрендә хезмәт куйган яшьләрнең иҗади потенциалын арттыру — чараның төп максатлары шушы. Казанда мондый югары дәрәҗәдәге концертны күрсәтер алдыннан шактый юл үтелгән, күпме репетицияләр оештырылган.
 Фестивальгә сайлап алу турлары 30 сентябрьдән 22 октябрьгә кадәр дәвам иткән. Түбән Кама, Яр Чаллы, Әлмәт, Казанда зона этаплары узган. Гомумән алганда, быел фестивальдә 867 яшь белгеч катнашкан. Яшьләр 32 муниципаль районнан 165 предприятиене тәкъдим иткән.

Катнашучылар төрле халыкларның биюләрен дә читтә калдырмаган. Мисал өчен, заманча биюләр беррәттән татар, мари, грузин, чечен халыклары биюләре бар иде. Кайбер эстрада җырчыларына “Безнең заман” катнашучыларыннан үрнәк алырга кирәктер, мөгаен. Чөнки алар акапелланы менә дигән итеп башкара белә. Ә “Визитка” номинациясендәге номерлар исә бар халыкны шаккаттырды.

Фестивальнең гала-концерты «Миллион тавыш» җыры белән тәмамланды. Алып баручылар әйтүенчә, алга таба әлеге бәйгедә миллион кеше катнашыр дигән өмет юк түгел.

Җиңүче кем?

Фестивальнең гомумкоманда исәбендә җиңүче булырга 18 команда дәгъва кылды. Нәтиҗәдә “Татэнергосбыт”, “Татспиртпром”, “Татнефть Нефтехим” (Түбән Кама), Казан вертолет заводы, “КАМАЗ”, С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы лаек булды. Әлеге командаларның һәрберсе Татарстан Хөкүмәтеннән акчалата премия белән бүләкләнде. Ә фестивальнең Гран-При иясе  булып “Генерирующая компания” танылды.

Республиканың оешма-предприятиеләрдә эшләүче яшьләрнең чыгышларын карарга Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков та килгән иде. Ул да мондый сәләтле яшьләргә карап, соклануын яшермәде.

Районыбыз яшьләре 2 нче урныга лаек булды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International