2016нчы елның 15нче октябрендә Саба районында Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадысы финалы уздырылды. Ярышларда бөтен республикадан килгән укытучылар, мәгариф идарәсе (бүлеге) җитәкчеләре һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы командасы көч сынашты. Ярышлар уздырганда районнар командалары ике төркемгә бүленде: укучылар 3500дән ким булган А төркеме һәм укучылары 3500дән артык булган Б төркеме. Каты көрәш нәтиҗәләре буенча А төркемендә 1нче урынга Мөслим районы, ә Б төркемендә Саба районы чыкты. 2 нче урынны Актаныш (А төркеме) һәм Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары командасы яулады. 3нче урында Кайбыч һәм Мамадыш районнары.
Белешмә өчен.Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадысы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан физик культураны пропагандалау, спортны популярлаштыру һәм укытучылар, мәгариф идарәсе (бүлеге) җитәкчеләре арасында физик культура һәм спорт буенча эш дәрәҗәсен күтәрү максатыннан уздырыла.