Татарстан аграрийлары «Алтын көз-2016» Россия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында алтын һәм көмеш медальләр белән бүләкләнделәр.

2016 елның 14 октябре, җомга

2016 елның 5 октябреннән 8 октябренә кадәр Мәскәүдә ВДНХ территориясендә узган «Алтын көз-2016» 18 нче Россия агросәнәгать күргәзмәсенә йомгаклар ясалды.Форум Мәскәү Хөкүмәте ярдәмендә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылды.

Күргәзмәдә Россиянең 64 төбәгеннән һәм кайбер чит илләрдән авыл хуҗалыгы тармагындагы казанышлар күрсәтелде. Форумда 2,6 мең катнашучы булды, шулардан 1,5 мең – экспонентлар. Күргәзмәгә 4 көн эчендә 300 меңнән артык кеше килде.

Күргәзмә кысаларында барысы 19 тармак конкурсы үткәрелде. Агросәнәгать комплексының иң яхшыпредприятиеләре һәм хезмәткәрләре югары сыйфатлы азык-төлек продуктлары җитештерүдәге уңышлары, нәсел һәм товар терлекчелеген үстерүдәге казанышлары, авыл хуҗалыгы культураларының яңа сортларын һәм гибридларын чыгарган өчен һәм башка юнәлешләрдәге уңышлары өчен бүләкләргә ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International