Мамадышка дан җырлаган шагыйрь.

2016 елның 14 октябре, җомга

Быел талантлы шагыйребез Сәяф Шәйхинең тууына 75 ел тулган булыр иде.

Рәхимсез үлем аны арабыздан иртәрәк алып китте. Вафатыннан соң да, җәмәгате Мөсфирә ханым тырышлыгы белән, “Хәтер бишеге“, “Һәр минутым ярсу дулкын“, “Мизгелләр юлы“ исемле китаплары дөнья күрде һәм җәмагатьчелек тарафыннан яратып кабул ителде. Җырлары бүген дә артистларыбыз тарафыннан еш башкарыла. 
24нче октябрь көнне көндезге сәгать 1дә район мәдәният йортында, күпсанлы иҗатташ дуслары, Яр Чаллы кунаклары, якташлары катнашында, шагыйрьне искә алу, соңгы елларда чыккан китапларын тәкъдир итү кичәсе үткәрелә.

Рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International