Тиздән мамадышлылар Ватанны – Россияне сакларга җибәреләчәкләр.

2016 елның 14 октябре, җомга

Тиздән мамадышлылар Ватанны – Россияне сакларга җибәреләчәкләр. Көзге чакырылыш 1нче октябрьдә башланды һәм 31нче декабрьдә тәмамланачак. Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә көзен бездән 79 кеше чакырылачак. Беренче партия 18нче октябрьдә җибәреләчәк. Башка елларга караганда иртәрәк тә. Армиягә чакырылучыларның 25 процентын без 18-31нче октябрьләрдә җибәрергә тиеш. Язгы чакырылыш нәтиҗәләре буенча фикер йөрстәң, урта һөнәри белемлеләрнең өлеше 79 процент тәшкил итә. Бурыч – киләчәктә армиягә хезмәт итәргә җибәрелүчеләрнең өлешен 20 процентка җиткерү. Ягъни, башка әзерлек дәрәҗәсе белән. 27 яшькә кадәр югары белемгә ия булган гражданнар хезмәтне чакыру буенча түгел, контракт буенча үтә алалар, дип искәртә белән Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының Мамадыш районы буенча бүлеге начальнигы Андрей Синкевич.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International