Ут белән көрәшүчеләр янгыннарны гына сүндермиләр, агач та утырталар. Соколка авылындагы постта хезмәт куючылар агач утырту айлыгында актив катнашалар. Агыч утыртуга бердәм чыктылар алар. Чыршы, каен, миләш үентеләрен Келәүш участок урманчылыгындагы питомниктан алып кайтканнар. Агач утырту алдыннан, янгын сүндерүчеләр, киңәшләшү өчен, Мамадыш урманчылыгыннан участок лесничие Рәкыйпь Ибәтуллинны чакырганнар. А ның сүзләренә караганда, биш елдан чыршы үсентеләре 1-1,5, унбиш елдан 5 метр биеклеккә җитәчәкләр.