Мамадыш тамашачысына бушлай билет уйнатыла.

2016 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

18нче октябрьдә район мәдәният йортында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, профессор Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыка дәүләт ансамбле чыгыш ясый.

Башлана-19.00 сәгатьтә. Билет бәясе-300 сум. Билетлар сатуда.
Безнең сайт әлеге концертка бер кешелек билет уйната. Тамашаны бушлай карыйсыгыз килсә, бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз! Ә моның өчен нәрсә эшләргә соң? “Вк“ социаль челтәрендәге “Есть контакт“ төркеменә кереп әлеге яңалыкка репост ясагыз. Ә сезнең биттән дусларыгыз репост ясарга тиеш. Кыскасы, кайсыгыз күбрәк репост җыя- шул җиңүче. Нәтиҗәне 17нче октябрь, 13:00 сәгатьтә ясыйбыз. Киттек!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International