Мамадышлыларны телеэкраннар каршына чакыралар.

2016 елның 12 октябре, чәршәмбе

Бүген, 12нче октябрь көнне иртәнге 9 сәгатьтә “Мамадыш ТВ“ телеканалының туры эфирында “Иртәнге нур“ тапшыруы башланачак.

Исегезгә төшерәбез, әлеге тапшыру эфирга һәр атнаның пәнҗешәмбесендә чыга. Ул бер сәгать дәвам итәчәк. Бу юлысы да сезне күп кенә кызыклы мәгълүматлар, файдалы сәхифәләр көтә. Тапшыруның кунагы- районның баш ветеринар табибы Ринат Фазыл улы Хәсәнов.
Кунагыбызга сорауларны, шулай ук иртәнге сәламнәрне, котлау хатларын 3-17-65 телефонына кабул итәбез. Безгә СМСлар да юллый аласыз. 4647 кыска номерына НД хәрефләре куеп, буш ара калдырып, текстыгызны теркәү шарт. “Есть контакт“ төркемендә дә шушы язма астына комментарийлар кабул итәбез. Экраннар каршында очрашканга кадәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International