Урамда көз. Узенең төрледән төрле һава торышы ,кояшы да яңгыры да, җиле дә бик тыныч көннәре дә булган октябрь ае. Бу айны туйлар вакыты , диләр. Чөнки бар җирдә дә муллык, байлык вакыты.
Мухутдиновлар гаиләсе өчен бу ай башка ягы белән бик кызыклы : әти кеше Ирек тә, әни кеше Алия дә октябрьдә туганнар. Әле яңа гына туган Адель барысын да уздырган- ул октябрь башында ук дөньяга килгән.
Мамадыш районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина гаилә башлыгы Иреккә улларының таныклыгын тапшырганда: “Ничек шулай булган бу,-“ дип сорагач , Ирек елмаеп:” Мин көзне бик яратам ,хатыным Алия дә бик кунакчыл . Кунак сыйлар өчен көз көне бик әйбәт вакыт , шуңа күрә октябрьда туганбыздыр. Улыбыз Адель дә бездән калышмаган, молодец,- дип көлде.