Мамадыш районының ГХАТ бүлегендә 29 нчы октябрендә чираттагы ана капиталы сертификатларына ия булучыларны тәбрикләү чарасы узды.

2016 елның 10 октябре, дүшәмбе

2015 нче елның  10  нчы октябрендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә ана капиталына ия булу сертификатын тапшыру тантанасы узды.  Залда утыручы бәхетле  гаиләләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова тәбрикләде, аларнын  гомергә бергә мәхәббәттә, бәхеттә һәм куанычта яшәүләрен  теләде.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина үз чиратында  гаиләләрне кечкенә сабыйлары туулары белән чын күңелдән  котлады. Алыштыргысыз “Семейные Страницы” мәгълүмати җыентыкны тапшырды.

Россия Федерациясе Пенсия  идарәсенең Мамадыштагы бүлеге җитәкчесе  Шамил Хәсәнов сертификатларны тапшырганда аларны законлы рәвештә куллану мөмкинлекләрен тәфсилләп сөйләде.

Фәния Әхмәтшина ата-аналарга һәм бәйрәм кунакларына җылы теләкләрен җиткергәннән соң, барысын да  истәлекле фотога чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International