Редакциябезгә үз исемен күрсәтергә теләмәгән бер якташыбыз шалтыратты.

2016 елның 10 октябре, дүшәмбе

Редакциябезгә үз исемен күрсәтергә теләмәгән бер якташыбыз шалтыратты. Ул сөйләгән вакыйга шушы көннәрдә Мамадыш-Кукмара юлында була.

“Кичке 7ләр тирәсе иде. Дөм-караңгы вакыт. Гаиләбез белән авылдан шәһәргә киләбез. Шул чак, көтмәгәндә, юлга кабан дуңгызы йөгереп чыкты. Ярый әле каршы як полоса буш иде, рульне сулга борып, киекне әйләнеп уздык“,- диде шалтыратучы. Ул шулай ук машина йөртүчеләргә теләк-тәкъдимнәрен дә җиткерде: “Көз айларында юлларга урман җәнлекләренең чыгуы аеруча еш күзәтелә. Бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында тизлек режимын сакласагыз иде!“

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International