Мамадыштагы “Кайгырту“ социаль тернәкләндерү комплексында бүгенге көндә 25 пенсионер һәм инвалид ял итә.

2016 елның 7 октябре, җомга

Мамадыштагы “Кайгырту“ социаль тернәкләндерү комплексында бүгенге көндә 25 пенсионер һәм инвалид ял итә, шуларның 6сы мамадышлы, калган 19 кеше авыл җирлекләреннән килеп биредә дәва алалар. Әлеге үзәккә йөрүчеләр бүген ТР Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков белән очраштылар. Декада кысаларында Геннадий Николаевич биредә ял итүчеләрне узган Өлкәннәр көне белән тәбрикләде.

  • Сез социаль лифт булган яшьләребезгә ярдәм итеп яшисез. Буыннар арасындагы элемтәне ныгытасыз, ә бу бик әһәмиятле. Җәмгыять тарафыннан өлкәннәргә карата игътибар кимемәс дип уйлыйм,- диде  депутат.

Түгәрәк өстәл шартларында Геннадий Глушковка, Пенсия Фонды идарәсенә, социаль яклау бүлеге, район үзәк хастаханәсе вәкилләренә өлкәннәрнең сорау бирү мөмкинлеге булды. Әлбәттә, алар форсатны кулдан ычкындырмадылар. Пятилетка халкы юллар мәсьәләсен кузгаттылар. “Юллар начар, алай да авыр йөк машиналары безнең авыл аша йөриләр, урамга чыгарга да куркыныч“, диделәр алар. Район Совет Аппараты рәисе Вәзир Фәизов исә әлеге юлның 2017нче елгы федераль программага кертелүен, киләсе елга урамнарына асфальт җәеләчәген хәбәр итте. Эшлекле очрашу якты мизгелләр белән йомгакланды. Геннадий Глушков бүген 90 яшьлек юбилеен каршы алучы Минзифа апа Дәүләтшинаны юбилее белән котлады. Бүләккә аякларга массаж ясаучы ванна бүләк итте. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова исә юбиләргә РФ Президенты В. Путин һәм район башлыгы Анатолий Иванов исеменнән адреслы котлау папкасын тапшырды. Ә “Кайгырту“ социаль тернәкләндерү комплексын мәртәбәле кунак музыкаль центр белән сөендерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International