Районыбызның Һава-десант һәм “Гвардия“ махсус билгеләнештәге гаскәрләр ветераннары“ иҗтимагый оешмасы әгъзалары инициативасы белән шимбә һәм якшәмбе көннәрендә бәйгеләр оештырылды.

2016 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

Районыбызның Һава-десант һәм “Гвардия“ махсус билгеләнештәге гаскәрләр ветераннары“ иҗтимагый оешмасы әгъзалары инициативасы белән шимбә һәм якшәмбе көннәрендә бәйгеләр оештырылды. Аларның берсе шәһәрдәге 2нче санлы лицейда үтте. Биредә 2000нче елда туганнар һәм яшьрәкләр милли көрәш буенча җәмгыятьнең беренче ачык турнирында бил алыштылар. Барлыгы 120 көрәшче 12 авырлык категориясендә келәмнәргә чыктылар. Ә якшәмбе көнне Түбән Ушма авылындагы “Дуслык“ спорт комплексына ирекле көрәшчеләр җыелды. Монда алар сигез үлчәү авырлыгында көч сынаштылар. Бәйгеләрдә катнашучылар иганәчелек ярдәме күрсәткәннәре өчен ветеран десантчыларга һәм “Гвардия“челәргә чиксез рәхмәтиле.  

Шәһәребездә гражданнардан үзара салым акчасы җыю турында җирле референдум 20нче ноябрь көнне узачак. Бу турыдагы карар өченче чакырылыш шәһәр Советының дүшәмбе көнне узган унберенче утырышында кабул ителде һәм аның күләме 200 сум итеп билгеләнде.  Беренче төркем инвалидлар һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары аннан азат ителәләр. Шәһәребездә юүзара салым 11 705 кешедән җыелачак. Алардан 2 миллион 341 мең сум акча тупланачак. Хөкүмәт субсидияләгәч, ул 11 миллион 705 мең сумга тулачак. Бу акчаларны иске лампочкаларны яктылыкдиодлы яңа төр яктырткычларга алыштырырга, урамнарны яктыртуны автоматлаштыруга, иске автобус павильоннарын яңартуга, балалар өчен уен мәйданчыклары урнаштыруга, шәһәребезне төзекләндерүгә тотарга карар ителде. Әлеге программа гамәлдәге ике ел эчендә Мамадышта байтак эшләр башкарылды. Яңа татар зираты оештырылды, “Мамадыш“ совхозы бистәсендәге рус зираты киңәйтелде. Быел шәһәребезнең яңа төзелә торган урамнарына яктырткычлар урнаштырыла, янган лампочкалар алыштырыла башлады. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International