Кызлар өчен Халыкара хоккей көнен Мамадышта зурлап билгеләп үттеләр. “Олимп“ боз сараенда республиканың 9 төбәгеннән килгән командалар арасында фестиваль узды. Чараны район хакимияте белән берлектә Татарстанның Хоккей федерациясе оештыра.
Фестиваль хакында сөйли башлаганчы, иң элек “Олимп“ боз сарае территориясендә хоккейчылар өчен тудырылган шартлар турында әйтеп узасы килә. Бу сезоннан биредә өр-яңа кунакханә эшли башлады. Җәй айларында без аның төзелеше хакында сюжетлар әзерләгән идек инде. Ә менә шушы көннәрдә ул спортчыларны да кабул итә башлады. Кунакханә 60-65 урынга исәпләнгән. Биредә барлык уңайлыклар да бар.
Ә хәзер- фестиваль хакында. Бүген спортның гүзәл затларыбыз катнашмаган төрләре калмады бугай инде. Гомер-гомергә ир-атлар уены саналган хоккей да илебездә популярлашып килә. Татарстанда бүгенге көндә йөзләрчә кызлар, кулларына таяклар тотып, алка куалар. Республика беренчелеге кысаларында да киеренке көрәшне күрергә мөмкин.
-Без бүгенге фестивальгә Азнакай төбәгеннән килдек. Шәһәребездә “Сокол“ дип исемләнгән хатын-кызларның хоккей командасы бар. Спортчыларыбызның осталыклары елдан-ел камилләшә бара, уңышлар да килә башлады. Иң мөһиме- бездә кызлар хоккее популярлаша бара,- ди тренер Радик Галиев.
Республиканың Хоккей федерациясе тарафыннан, кызлар арасында хоккейны пропагандалау максатында, төрле бәйге-ярышлар үткәрелә. Кызлар өчен Халыкара хоккей көненә багышлап оештырылган фестиваль шуның чираттагысы. Анда Татарстанның төрле төбәкләреннән килгән 9 команда катнашты. Мамадышка, кызы өчен җан атарга, Түбән Камадан Равил абый Вәлиев та килгән иде.
-Мин кызымны хоккей төренә бирүем белән һич кенә дә үкенмим. Хоккей ул спорт. Алар биредә үз тиңнәре белән уйныйлар. Үзе дә бик теләп йөри. Авыр булса да зарланганы юк. Ярышларга да бик теләп бара. Җай чыкканда без дә аларның уеннарын калдырмаска тырышабыз,- ди Равил Вәлиев.
Кызлар өчен Халыкара хоккей көне кысаларында командалар арасында очрашулар да узды, төрле конкурслар да оештырылды. “Змейка“, “Команда белән узышу“, иң яхшы капкачы, “Төгәл сугу“, һәм башкалар. Соңыннан иң-иңнәргә оештыручылар тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне тапшырдылар.