Бүген гражданнар gosuslugi.ru Дәүләт хезмәтләренең бердәм федераль порталы аша күпчелек федераль ведомстволарның электрон хезмәтләреннән файдалана алалар. Ләкин шул ук вакытта федераль порталга шәхси мәгълүматларны ышанычлы саклау таләп ителгән хезмәтләр сорап гариза тапшырганда, үзеңнең исәпкә куелуың турында язманы расларга кирәк. Исәпкә куелу язмаңны раслау өчен, республика гражданнары «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муницпаль хезмәтләр күрсәтүнең КФҮ» ДБУ филиалларына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Әлеге филиаллар һәр муниципаль районда һәм шәһәр округында бар. Үзегез белән шәхесне таныклаучы документ һәм СНИЛС булуы шарт.
КФҮләр эше турында тулырак мәгълүмат, элемтә өчен телефон номерлары һәм филиалларның эшләү режимнары, һәм шулай ук күрсәтелә торган хезмәтләр турындагы белешмә КФҮ Порталында урнаштырылган://uslugi.tatarstan.ru/mfc.