1 нче октябрь көнне Кече Кирмән авыл җирлегендә Өлкәннәр көненә шушы авылдан чыккан эшмәкәр, авыл җирлеге депутаты Гаянова Гөлнәзирә Рәфәгат кызы Корбан бәйрәме уздырды. Ашка 120 өлкәннәребез килде, аларны авыл җирлеге башлыгы Газинур Миассарович, күп еллар авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Хамис Гаянович, район вәкиле Зөлфәт Мансурович, Кече Кирмән төп мәктәбе директоры Гөлфия Нигматовна чын күңелләреннән бәйрәм белән котладылар. Килгән барлык өлкән иптәшләр шат күңел белән, рәхмәтләр әйтеп өйләренә таралыштылар