Урманчы авыл җирлеге территориясендә су проблемасы акрынлап кына уңай хәл ителә.
“Чиста су“ республика программасы кысаларында җирлек территориясенә кергән Новый һәм Сотый бистәләренә иске су линияләре яңаларына алыштырылган. Кама урман хуҗалыгы бистәсендә 110 метр тирәнлектә скважина казылган. Җирлектә шул ук вакытта үзарасалым акчасына торак пунктларындагы урамнар рәтләнә.