Бәйрәмне каршылап

2016 елның 1 октябре, шимбә

           1 октябрь бөтен Халыкара  олылар көнен бәйрәм итәләр. Бәйрәмнең төп максаты – олыларга карата игътибарлы булу, аларга олы хөрмәт күрсәтү. 

         Бәйрәм уңаеннан 30 сентябрь көнне Мамадыш шәhәрендә яшәүче Фархутдиновлар гаиләсен өлкәннәр көне белән ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина hәм    Мамадыш ветераннар советы рәисе Гөлнәзирә Талипова котладылар.  Вазыйх абый  Бөек  ВАтан сугышы ветераны  Сугыштан соң армиядә хезмәт  иткән.  Миннебикә апа гомере буе планочниөа булып эшләгән.Вазих Фархутдин улы Миннибикә Тарзимин кызы бергә 63 ел торалар, 2 малай 1 кыз устерделәр. Хәзер инде аларның 6 оныкчыгы бар. Аларга исәнлек саулык, озын гомер, бергә матур итеп яшәргә теләделәр. Ахырда истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International