5нче октябрь көнне Россиядә Укытучылар көне бәйрәм ителә. Шушы зур бәйрәм уңаеннан Вконтакте, Twitter, Facebook, Одноклассники һәм Instagram социаль челтәрләрендә Бөтенроссия күләмендә «#любимыйучитель» - « #яратканукытучы» акциясе старт ала.
Барыгызны да укытучыларны тәбрикләүгә кушылырга һәм акциягә теләктәшлек итәргә чакырабыз. Социаль челтәрләрдә #любимыйучитель хештегы белән яраткан укытучыларыгызның фотоларын (шул исәптән гаилә архивында булганнарны да) урнаштырыгыз һәм кыска гына текст белән ни өчен нәкъ шушы укытучыны яратуыгызны языгыз.
Социаль челтәрләрдән фотолар проектның интерактив тасмасына урнаштырылачак, һәм сез үзегезне һәм яраткан укытучыгызны Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында (минорбнауки.рф) күрә алачаксыз.
Укытучыларыбызны бергә тәбриклик!