Татарстан Дәүләт Советы “Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар“ турындагы Законга үзгәрешләр кертте.
Моңа кадәр рәсми дәүләт бәйрәмнәре шимбә һәм якшәмбегә туры килсә, чираттагы эш көне ял көне дип игълан ителә иде. Хәзер андый өстәмә яллар булмаячак. Мондый бәйрәмнәргә–Татарстанда зурлап билгеләп үтелә торган Рамазан һәм Корбан бәйрәмнәре, Республика көне Татарстан Конституциясе көне керә. Гомумроссия бәйрәмнәренә бу яңалык кагылмый.