Бүген Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате тармагының иң яхшы хезмәткәрләре Казанга җыелды.
"Корстон" комплексында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көненә багышланган традицион тантаналы чара уза. Алдынгыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикли.
Бәйрәмдә Мамадыш делегациясе дә катнаша. Чарага төбәгебездән район башлыгы Анатолий Иванов рәислегендә 11 кеше чакырылган. Алар рәтендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Гаптрәхимов, оешма җитәкчеләре һәм алдынгы хезмәткәрләр бар.