Бүген “Мамадыш ТВ“ эфирында “Районга йөз белән“ тапшыруының чираттагы чыгарылышын карый аласыз. Ул турыдан-туры эфирда 18:00 сәгатьтә башлана.
Әңгәмә “Үзарасалым“ программасы, авыл хуҗалыгы ярминкәләре, КФХларга, шәхси йорт хуҗалыкларына дәүләт ярдәмнәре хакында барачак. Студиябез: Мамадыш муниципаль районы башлыгы урынбасары Ришат Роберт улы Сәмигуллин.
Туры эфирга 3-17-65 телефон номеры буенча шалтыратып, сорауларыгызны җиткерә аласыз.
Прочитано 7 раз