2016 елның 24 сентябрь көнендә Балалар табу йортында яңа туган балага Хәйриев Солтан Илназ улына туу турында таныклык тапшыру уздырылды.
Солтан - Хәйриевлар гаиләсендә икенче бала. Аның тагын олы абыйсы – Салават бар. Бәхетле әти-әнине тәбрикләргә туганнары һәм дуслары гына түгел, ә рәсми кешеләр: медицина хезмәткәрләре һәм Мамадыш районы ГХАТ бүлегенең баш белгече Фәния Гаязова килгән иде.