Альберт – өченче

2016 елның 23 сентябре, җомга

Узган атнада Лениногорск районының “Лениногорск“ Агрофирмасы“ җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә сукачыларның республика конкурсының финал өлеше үтте. Аның кысаларында механизаторлар җир сөрү буенча гына түгел, тракторларны фигуралы йөртү буенча да көч сынаштылар. Икенче бәйгедә безнең “Әкбәров А.М.“ крестьян-фермерлык хуҗалыгыннан Альберт Әкбәров өченче урынны яулады. Егет моннан ике елдан артык элек Казан Авыл хуҗалыгы академиясеннәен агроном белгечлеге алып чыкты. Әтисе Марат тракторчы булып эшли. Техникага мәхәббәт Альбертта кечкенәдән үк кабына. Әтисе белән ул басу-кырларны иңләргә ярата. Әнисе Әлфия ханым районыбызда уңышлы фермерларның берсе. Бүгенге көндә аның крестьян-фермерлык хуңҗалыгында алты дистәгә якын мөгезле эре терлекләр асрала. Шуларның утызы – савым сыерлар. Хуҗалыфкның 150 гектар җирләре дә бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International