Татарстан халкының 80,1 проценты гражданлык бурычын үтәде

2016 елның 19 сентябре, дүшәмбе

19 сентябрьнең иртәнге 7 сәгать 30 минутына Татарстандагы сайлау комиссияләре беркетмәләренең 97,38 проценты эшкәртелде. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин хәбәр иткәнчә, республикада сайлаучыларның 80,1 проценты тавыш бирүдә катнашкан.


“Беркетмәләр бүген төшкә эшкәртелеп бетәргә тиеш, – ди Әгъзам Гобәйдуллин. – Әмма ахыргы саннар инде әлләни үзгәрмәячәк”.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, беркетмәләрнең 97,38 процентын эшкәртү нәтиҗәләренә караганда, быел Россия парламентында депутат урыннарына дәгъва кылган ундүрт партия түбәндәгечә тавыш җыйды:


1. Бердәм Россия – 85,75 процент
2. КПРФ – 3,96 процент
3. Россия коммунистлары – 3,05 процент
4. ЛДПР – 2,16 процент
5. Справедливая Россия – 2,16 процент
6.  Яблоко – 0,48 процент
7. Пенсионеры за справедливость – 0,48 процент
8. “Родина” партиясе – 0,38 процент
9. Парнас – 0,25 процент
10. Партия Роста – 0,21 процент
11. Россия патриотлары – 0,19 процент
12. Партия “Зеленые” – 0,19 процент
13. Гражданская платформа – 0,11 процент
14. Гражданская сила – 0,11 процент


Россия буенча исә, 19 сентябрь иртәсенә хәбәр ителгәнчә, сайлауларда тавыш бирү хокукына ия халыкның 50 проценты якыны катнашкан. 5 процентлы киртәне узган партияләр рейтингында беренче рәтләрдә 54 процент белән – “Бердәм Россия”, 13 проценттан чак кына күбрәк нәтиҗә белән – КПРФ һәм ЛДПР, 6,1 процент белән “Справедливая Россия” партияләре килә.

Әгъзам Гобәйдуллин журналистларга Татарстандагы алты бермандатлы округларда җиңү яулаган кандидатларның да исемнәрен яңгыратты. Мәсәлән, 26нчы Идел буе бермандатлы округында җиде кандидат арасыннан иң күп тавышны – 71 процентны Фатыйх Сибагатуллин җыйган. 27нче Мәскәү округында 76 процент белән Илдар Гыйльметдинов, 28нче Түбән Кама округында – 86,19 процент белән Айрат Хәйруллин, 29нчы Чаллы округында – 76 процент белән Әлфия Когогина, 30нчы Әлмәт округында – 79 процент белән Ринат Хәйров, 31нчы Үзәк бермандатлы округында 64, 5 процент белән Иршат Минкин җиңгән.

Шул ук бермандатлы округлардагы рейтингларда икенче урында торган кандидатлардан, әйтик, Идел буе округында – Рушания Бильгильдиева (8,60 процент), Мәскәү округында – Хафиз Миргалимов (12 процент), Түбән Кама округында – Альберт Яһудин (4,73 процент), Чаллы округында – Татьяна Гурьева (9,63 процент), Әлмәт округында – Александр Агафонов (7,44 процент), Үзәк округында Артем Прокофьевны (10,70 процент) искә алырга була.

– Сайлаулар тыныч үтте, – дип ассызыклый Әгъзам Гобәйдуллин. – Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе “кайнар линия”сенә 18 сентябрьдә барлыгы 51 мөрәҗәгать кабул ителде. Алай җитди тәртип бозулар күзәтелмәде, булган мөрәҗәгатьләр сайлау участокларындагы видеокамераларның урнаштырылуына яки исемлекләргә кагылды.  

 

http://intertat.ru/tt/society-tt/item/63000-tatarstan-halkyinyi%D2%A3-801-protsentyi-grazhdanlyik-buryichyin-%D2%AFt%D3%99de.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International