Тавыш бирү район үзәк хастаханәсендә оештырылача

2016 елның 18 сентябре, якшәмбе

Мамадыш муниципаль районында 53 сайлау участогының 53е дә вакытында ачылдылар һәм тавыш бирү вакытында башланды. Тавыш бирүчеләр исемлегенә 1нче июльгә район буенча 34230 сайлаучы кертелгән. 262 кеше, башка участокларда тавыш бирү өчен, Мамадыш районы буенча территориаль комиссиядән һәм участок сайлау комиссияләреннән махсус рөхсәт (открепительные удостоверение) алганнар. 18 яшьләре тулып быел беренче тапкыр тавыш бирүдә катнашачак 520 кешегә, сайлаулар исләрендә гомерлеккә калсын өчен, участок сайлау комиссияләре төрле бүләкләр әзерләнгән. 18нче сентябрь көнне ике кешегә 18 яшь тула. Аларны тагын да истәлеклерәк бүләкләр көтә. Һәр сайлау участогында, тавыш бирергә килүчеләрне, үзешчәннәр җыр белән каршы алалар. Мамадыштагы сайлау участокларында азык“төлекләр сату буенча сәүдә нокталары оештырылды.

Албай, Владимир, Зур Шыя, Гришкино сайлау участокларына электрон тавыш бирү комплекслары урнаштырылды. Электрон тавыш биргәнче, тест өчен урнаштырылган җайланмада, тавыш бирергә өйрәнергә мөмкин

Район үзәк хастаханәсендә ятучы 50ләп авыруның исемлеге, баш табиб Дамир Хаҗиев раслап, 1865нче санлы сайлау участогы комиссиясенә тапшырылган. Алар үзләре тавыш бәирергә тиешле участоклар исемлегеннән чыгарылганнар. Аларга тавыш бирү район үзәк хастаханәсендә оештырылачак. 

Авырып өйләрендә дәваланучылардан, чыгып йөри алмаучы инвалидлардан тавыш бирүне күчмә урналар ярдәмендә өйләрендә үткәрү буенча гаризалар кабул ителә. Күзләре зәгыфь кешеләр куллансын өчен, бөтен сайлау участокларына да лупалар өләшенгән. Брайль системасы белән дә эшләнгән бюльлетеньнәр һәм трафаретлар кайтарылган һәм участокларга таратылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International