18нче сентябрьдә быелның иң мөһим сәяси вакыйгасы – РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау узачак

2016 елның 16 сентябре, җомга

18нче сентябрьдә быелның иң мөһим сәяси вакыйгасы – РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау узачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге сайлауларга бик тирән эчтәлекле билгеләмә бирде – бу Татарстан өчен Команданың бер өлешен  Парламентка җибәрү.

Татарстанга Дәүләт Думасында позицияләрне ныгыту зарур. Моның өчен республикабызда яшәүче һәркемнең 18нче сентябрьдә  сайлау участокларына барып, тавыш бирүе шарт. Татарстанлылар күбрәк тавыш биргән саен, Дәүләт Думасында эшләүче Татарстан депутатлары саны да артачак. Татарстан өчен бу сайлаулар үзенчәлеге шунда: депутатлыкка кандидатлар өчен тавыш биргәндә, без республикабыз өчен тавыш бирәбез. Алдагы биш ел дәвамында Россия Парламентында татарстанлылар наказларын, тәкъдимнәрен, теләкләрен җиткерсеннәр өчен, безгә  республика вәкилләрен максимум сайларга кирәк. Болар киләчәктә татарстанлыларны берләштерергә, республикабызда һәм илебездә тынычлык һәм аңлашуны ныгытуга хезмәт итәчәк. Алда торган сайлаулар күпмилләтле илне, безнең җәмгыятебезне цементларга өнди.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International