Без, Көек-Ерыкса авыл китапханәсе, Көек-Ерыкса урта мәктәбе укучылары белән берлектә “Добрый Татарстан” игелек акциясендә катнаштык.

2016 елның 16 сентябре, җомга

Без, Көек-Ерыкса авыл китапханәсе, Көек-Ерыкса   урта мәктәбе укучылары белән берлектә “Добрый Татарстан” игелек акциясендә катнаштык. Анда 9 укучы, укытучы һәм китапханәче катнаәтылар. Без пенсионер укытучыбыз Магафруз әбигә бакчасыннан кабакларын ташырга булыштык. Күршеләре Сәлимә әбине, шулай ук пенсионер укытучыбыз Дәлилә әбине дә  кунакка чакырдык. Укучылар белән өйдә концерт куйдык, җырладык, шигырьләр сөйләдек. Якынлашып килүче ”Өлкәннәр көне”, ”Укытучылар көне”, сайлауларның яхшы  үтүен теләп, киләчәк  бәйрәмнәр белән котладык.Чәчәкләр, журналлар бүләк иттек. Күңелләре булып,рәхмәт әйтеп калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International