Мамадышка килмәү штрафтан коткармый

2016 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Узган елның маенда аңа муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан, Түбән Сон авыл җирлегенең торак пунктларны төзекләндерү кагыйдәләрен бозып капка төбендә блоклар саклаган өчен, беркетмә төзелеп, муниципаль район башкарма комитетының административ комиссиясе тарафыннан 2000 сум штраф салынган иде инде. Күрәсең, төзелеш материаллары алып кайткач, аны ишек алдында яки бакча ягына урнаштырып торырга мөмкин булмаса, урамга вакытлыча куеп тору өчен, авыл җирлегеннән язмача рөхсәт алырга кирәк булуын бик тиз оныткан. Быел август аенда аңа яңадан капка төбендәге бүрәнәләр, ташлар һәм салам өчен беркетмә тутырылган. Урамдагы салам хуҗалыкка һәм күршеләргә янгын куркынычы да тудыра әле. Административ комиссия утырышына килүне кирәк санамаса да, бу юлы да хуҗабикәгә 2000 сум штраф түләргә туры киләчәк.

Комиссиянең чираттагы утырышында торак пунктларның төзеклеге кагыйдәләрен бозган өчен тутырылган 11 беркетмә каралды. Аларның барысы буенча администатив чаралар күрелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International