Мамадышлыларны “Пирамида“ сәхнәсендә бүләклиләр.

2016 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Бу минутларда Казанның “Пирамида“ мәдәни-күңел ачу үзәгендә тантаналы чара уза.

Анда “РИТЭК“ һәм “ЛУКОЙЛ“ җәмгыятьләренең 7нче социаль һәм мәдәни проектлары конкурсы җиңүчеләрен хөрмәтлиләр. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узучы тантанада Мамадыш делегациясе дә бар. Аны районыбыз башлыгы Анатолий Иванов җитәкли. 
Быел әлеге конкурста төбәгебездән Шәдче авыл җирлегенең “Бәллүр чишмә“ проекты 350 мең сум күләмендәге грантка лаек булды. Бүләкне җирлек башлыгы Валерий Шрыков кабул итеп алган. Аның сүзләренчә, әлеге грант акчасына Юкәче авылындагы чишмәне төзекләндерәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International