Мамадыш районы авылларында мәдәният учагын өлкәннәр кабыза.

2016 елның 14 сентябре, чәршәмбе

1нче октябрьдән  районыбызның барлык авыл мәдәният йортларында да быелгы сезон ачылып китә.

Өлкәннәр көненә туры килү сәбәпле, алар өчен концертлар, кызыклы бәйгеләр, мәҗлесләр әзерләнә. Өлкән яшьтәгеләрнең “Балкыш“ фестиваленең район этабында җиңүчеләр  22нче сентябрьдә Кукмарага зона ярышларына бара.

 Җыр, бию,  театр, “Оста куллар“  түгәрәкләре быел да иҗат сөючеләрне чарланырга чакыра.

- Мәдәният йортлары  үзләренең еллык эш планнарын тапшырып бетерделәр, халыкка югары дәрәҗәле мәдәният хезмәте күрсәтүне тагын да камилләштерергә җыенабыз, - дип хәбәр итте безгә район мәдәният йортының халык иҗаты буенча методисты Алсу Гаделшина. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International